Күпьеллык үлән урып-җыюда Ирек Тимершин “Мак Дон”да, Александр Петров “МТЗ-1221” тракторына тагылган роторлы “Класс-3050” чапкычында, Илһам Низамиев “Ягуар” комбайнында тырышып эшлиләр. Алар көн дәвамында 100-130 гектар мәйданда яшел масса урдыралар.“Фенд” тракторын иярләүче Виталий Иванов һәм Владимир Вахтов сменалап эшли. Биредә тәүлек әйләнәсе эш туктамый. Илгиз Габитов, Мөдәрис Шаһивәлиев, Валерий Назаров һәм Илгиз Яруллин “КамАЗ” автомобильләрендә кырдан яшел масса ташый. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фиргать Басыйров әйтеп узганча, хәзер барлык хуҗалыкларда да мал азыгы әзерләү бурычы тора. Җәйнең санаулы көннәре тиз уза ул, шуңа да һәркемнән җитезлек таләп ителә.