Татарстанда кабул ителгән программа буенча төзелгән әлеге спорт мәйданчыгы авыл малайлары-кызлары, яшьләрнең күптәнге хыялы. Чөнки күрше Федоровское, Колаңгы мәктәпләренә барган саен аларныкына кызыгып кайталар иде, инде менә хәзер үзләрендә дә шундый мәйдан бар. Шәһәр, районнарны, авылларны спорт мәйданчыклары белән тәэмин итү программасы буенча безнең районда җиде спорт мәйданчыгы төзелгән идеинде. Кошмандагы мәйданчыктагы капкага беренче тупны кертү хокукын алган район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин авыл халкын спорт белән дус булырга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакырды.