Аны ачу тантанасында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров, “Ак Барс Кайбыч-3” җәмгыяте директоры Юрий Осипов, укучылар, авыл халкы катнашты. – Гадәттә без спорт мәйданчыкларын көзен, уку елы башлангач ача идек. Укучылар җәйге каникуллар вакытында рәхәтләнеп спорт белән шөгыльләнсен, сәламәтлекләрен ныгытсын өчен аны хәзер ачарга булдык. Барыгызга да сәламәтлек, гаиләләрегезгә тынычлык, спортта уңышлар телим, – диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин