Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин милли бәйрәм – Сабантуй белән котлый

2016 елның 3 июне, җомга

Хөрмәтле райондашлар! Хезмәт сөючән Кайбыч халкы! Туган җиребезне хөрмәт итеп, бәйрәмебезне зурлап кайткан кадерле кунаклар!

Сезне Кайбыч  район Советы һәм шәхси үз исемемнән  күркәм  бәйрәмебез – милли Сабан туе белән ихластан тәбрик итәм. Борынгы заманнардан ук язгы сабан һәм муллык бәйрәме буларак барлыкка килгән Сабантуе – ел саен көтеп алына торган шатлыклы вакыйга. Сабантуенда  без язгы чәчүгә нәтиҗә ясыйбыз, мәйдан түренә иң элек кыр батырларын чакырып, аларга рәхмәтебезне һәм ихтирамыбызны белдерәбез. Авыл хезмәтчәннәренең районыбыз социаль икътисадый  үсешенә керткән олы хезмәтләре чиксез хөрмәткә лаек. Без аларның уңышлары белән горурланабыз, безнең – кайбычлыларның, киләчәккә өмет белән каравыбыз өчен төпле нигезләребез, яхшы гамәлләребез бар. Менә быел да, игенчеләребезнең гомуми фидакәрь тырышлыгы белән сабан культуралары орлыклары җир куенына  салынды, язгы чәчүнең уңышлы төгәлләнүендә авыл хезмәтчәннәренең бердәмлеге, хезмәт күтәренкелеге шушы җаваплы кампаниядә матур чагылыш тапты.

Сабантуй бәйрәме безнең милләтнең кунакчыллык, куңел киңлеге, рух күтәренкелеге кебек асыл сыйфатларын чагылдыра. Ә инде безнең күп милләтле районыбызда узган Сабантуйлары – халыклар дуслыгын чагылдыручы символ буларак та тормышыбызда әһәмиятле роль уйный, төрле милләт, төрле дин вәкилләрен бер мәйданга җыя.

Хөрмәтле Кайбыч халкы, бәйрәмебез кунаклары! Милли бәйрәмебез булган Сабантуйларда киң мәйданнарда бергә-бергә көч- гайрәттә, җитезлектә, тапкырлыкта, осталыкта көч сынашыйк, яңа талантларны, яңа батырларны ачыклыйк. Дәртле һәм күңелле Сабантуй бәйрәме тормышыбызга ямь өстәсен, игелекле гамәлләргә рухландырсын, тагы да канатланып эшләргә көч һәм күнел күтәренкелеге бирсен. Һәрбер гаиләгә исәнлек, иминлек, бәхет- шатлык телим, бәйрәмнәребезне матур итеп, иминлектә үткәрик. Басу- кырларда яшел хәтфәдәй күтәрелеп килгән игеннәребез шаулап үссеннәр, алтын көзләрдә мул уңыш биреп, безне тагын бер кат шатландырсыннар. Сабантуйларын гөрләтеп үткәрик, бәйрәмебез котлы булсын!

А.И. Рәхмәтуллин,  Кайбыч муниципаль район башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International