Бүген савымчыларның, ясалма орлыкландыру технологларының 23 нче район бәйгесе узды.

2016 елның 2 июне, пәнҗешәмбе

Бүген савымчыларның, ясалма орлыкландыру технологларының 23 нче район бәйгесе узды.

Багайда район савымчылары һәм ясалма орлыкландыру технологлары һөнәри осталыкта көч сынашты. Бәйгедә 24 савымчы, 25 технолог катнашты. Савымчылар башта теоретик сорауларга җавап бирде. Аннан соң савым аппратын вакытка сүтеп җыю, сыер савуда осталыкларын күрсәтте. Нәтиҗәдә, узган ел районда, Татарстанда беренче, ә Россия Федерациясе буенча икенче урынны яулаган Хуҗа Хәсән фермасы савымчысы Мария Таймасова быел да беренче булды! Багай фермасы савымчысы Мөршидә Гадиева икенче урынны яулады. Ул 2014 елда да район буенча икенче урынны яулаган иде. Өченче урынны икенче ел рәттән Бәрлебашы фермасы савымчысы Илгиз Борһанов алды. Ясалма орлыкландыру технологлары арасында да бәйге кискен барды. Шулай да, узган елгы бәйге җиңүчесе- Борындыктан Мәдинә Мингалиева үз эшенең остасы булуын кабат раслады. Икенче-өченче урыннарны Хуҗа Хәсәннән Вероника Губеева белән “Родина” хуҗалыгыннан Оксана Емельянова бүлеште. Җиңүчеләрнең барысына да Альберт Рәхмәтуллин Мактау кәгазьләре тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International