Татарстан Республикасында Мәдәният министрлыгы кысаларында менә инде икенче ел “Укучының мәдәни көндәлеге “ дигән проект эшләп килә.
“Мәдәни көндәлек “ – ул кечкенә генә китап, анда Татарстанның истәлекле урыннары, музейлары, театрлары турында язылган. Бала ул көндәлеккә нинди мәдәният биналарына барганын, барлык ишеткән мәгълүматын, барлык укыган китаплары турында мәгълүматны туплап барырга тиеш.
Кайбыч районы мәктәбенең 1 – 4 сыйныф укучыларына барысына да октябрь аенда “Укучының мәдәни көндәлеге “ тапшырылды. Алар ктиапта бирелгән биремнәрне тырышып башкардылар, үзләре барган мәдәни үзәкләр турында һәм укыган китаплары турында мәгълүматны туплап бардылар.
Проект ике номинация буенча үтте. Беренчесе “Иң әйбәт мәдәният көндәлеге” , ә икенче номинация “Иң мәдәни ата-ана”.
“Иң әйбәт мәдәният көндәлеге” номинациясе буенча Федоровское урта мәктәбе укучылары Волкова Анастасия һәм Абросимов Никита, Хуҗа Хәсән авылы урта мәктәбе укучысы Кузнецов Игроь һәм Иске Чәчкаб гомуми белем бире мәктәбе укучысы Ибраһимов Илсаф табылды. Ә “Иң мәдәни ата-ана” номинациясендә Ибраһимова Алсинә җиңү яулады. Барлык җиңүчеләребез 26 май көнне Татарстанның Татар дәүләт курчак театры “Әкият”кә бардылар. Бәйрәмдә Һәр җиңүче балага да “Кырлай” ял паркына бер көнлек билет һәм Габдулла Тукайның “Кисекбаш” дигән китабын тараттылар.Алар анда Габдулла Тукайның әкияте буенча куелган “Кәҗә белән Сарык” тамашасын карадылар. Ибраһимова Алсинәгә Татар дәүлә Галиәскәр Камал театрында үтеләчәк “Хуҗа Насретдин” спектакеленә билет тапшырдылар.
31 май көнне Үзәк балалар китапханәсендә барлык катнашкан укучылар белән балалар кичәсе булып узды. Анда балаларга грамота һәм баллы тәм-томнар тапшырылды, балалар үзләренең яраткан шигырьләрен һәм җырларын башкардылар. Икенче елга да шулай даими катнашырга сүз бирделәр.
Балалар кичәдән бик канәгать калдылар.