Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы терлек азыгы кампаниясе башланыр алдыннан һәр елны районнардагы техникага тикшерү үткәрә. Комиссия хуҗалыклардагы терлек азыгы урып-җыю техникасының, сенаж базларында яшел массаны тыгызлап торучы тракторларның әзерлеген тикшерә. Машина-трактор паркларында тәртип, чисталык булуы, тирә-юне койма белән әйләндереп алынуы да исәпкә алына.
Бездә үзара тикшерү Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшерү институты директоры Марсель Таһиров рәислегендә узды. Мәлкидә эш торышы белән “Ак Барс Кайбыч” җәмгыятенең өченче филиалы директоры Юрий Осипов таныштырды.
– Безнең җәмгыятьтә җиде меңгә якын терлек бар. Бу кадәр малны ашату өчен безгә зур көч куярга туры килә. Шуңа да азык культураларын өч мең гектардан артыграк мәйданда үстерәбез дә инде, – диде ул. – Былтыр алтмыш мең тоннага якын сусыл азык хәзерләгән идек. Шуның ун мең тоннасы быелга да калды. Яшел уракта катнашучы техника әзерлек сызыгында, аларга техник күзәтү үткәрелде. Безнең өчен иң мөһиме – җәйге кыр эшләрен һәвеф-хәтәрсез генә үткәреп җибәрү. Механизаторларның барысы да техника куркынычсызлыгы буенча инструктаж узды, махсус эш киемнәре белән тәэмин ителделәр. Сыйфатлы, җитештерүчән хезмәт өчен матди кызыксындыру чаралары да кулланыла, бу хакта аларның барысы да белә. Комиссия әгъзалары һәр филиалда, хуҗалыкта булган кимчелекләрне теркәп, бәя биреп бардылар, механизаторлар белән аралаштылар. Барлык хуҗалыкларда техниканың торышын карап чыкканнан соң, комиссия нәтиҗә чыгарды. “Ак Барс Кайбыч” җәмгыятенең икенче филиалы 154 балл җыйды һәм җиңүче булды. Өченче филиал – икенче, беренче филиал – өченче урында.