Бүген, Сабантуй мәйданында активистларның район слёты һәм балалар Сабан туе узды

2016 елның 1 июне, чәршәмбе

Бүген, Сабантуй мәйданында активистларның район слёты һәм балалар Сабан туе узды. Слётта мәктәп, район һәм республикакүләм бәйгеләрдә катнашкан 500 дән артык укучы, педагог оештыручылар, тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары һәм өстәмә белем бирү учреждениесе укытучылары катнашты. Әлеге бәйрәмгә Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Илгизәр улы Рахматуллин, Казан федераль университетының Идел буе регионара белем күтәрү үзәге директоры Рәис Фәлих улы Шәйхелисламов, мәгариф бүлеге җитәкчесе Илдар Абдулла улы Шакиров һәм “Ялкын” журналы хезмәткәрләре чакырылган иде.

Слёт дружина рәисләренең рапорт бирүе белән башланып китте. Альберт  Илгизәрович барлык балаларны уку елы тәмамлану белән тәбрик итте, каникулларны матур үткәреп, исән – имин мәктәпкә кайтуларын теләде. Мәгариф бүлеге җитәкчесе Илдар Абдуллович та шул теләкләрне җиткерде.  Казан федераль университетының Идел буе регионара белем күтәрү үзәге директоры Рәис Фәлихович университет белән тыгыз элемтәдә торганнары өчен барлык укытучыларга һәм мәктәп директорларына үзенең рәхмәтен белдерде.Бәйрәмнең икенче бүлеге төрле ярышлар һәм концерт белән дәвам итте. “Ялкын” журналы хезмәткәрләре балалар арасында рәсем конкурсы үткәрделәр. Балалар үзләренең рәсемнәрен журнал битләрендә һәм “Ялкын” журналының рәсми сайтында күрә алачаклар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International