Сабантуйга рәхим итегез!

2016 елның 31 мае, сишәмбе

Район Сабантуе 4 июньдә 10 сәгатьтә башланып китәчәк. Алдынгылар бүләкләнәчәк, тәбрикләүләр көтелә. Бәйрәмнең 2 нче өлеше төрле төр ярышларда үзеңне сынап карарга мөмкинлек бирәчәк. Милли көрәш ярышы, халык уеннары һәм күңел ачу булачак. Нәниләр  өчен балалар мәйданы эшләячәк. Район үзешчәннәре, татар эстрадасы йолдызлары чыгышлары көтелә. Шулай ук ат чабышында көтеп калабыз.

Барлык райондашларыбызны, күрше районнарда, читтә яшәүче кунакларны, якташларыбызны бәйрәм аланына чакырып калабыз. Сабантуйлар күңелле узсын, бәйрәмебез мөбарәк булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International