30 майда балаларның сәламәтлеге һәм үсешенә зыян китерә торган мәгълүматтан саклауга багышланган республика форумы узды

2016 елның 31 мае, сишәмбе

Хәзер балалар үз тормышларын интернеттан башка күз алдына да китерә алмый. Әлбәттә, бөтендөнья пәрәвезендә яхшы мәгълүмат җитәрлек. Тик баланы сәламәтлегенә, аның үсешенә зыян китергән мәгълүмат та адым саен сагалый. Ни кызганыч, бу юнәлештә контроль җитеп бетми...

Әлеге проблеманы бөтен республика белән хәл итәргә алындылар. 30 майда балаларның сәламәтлеге һәм үсешенә зыян китерә торган мәгълүматтан саклауга багышланган республика форумы узды. Форум катнашучыларына махсус кагыйдәләр җыентыгы да өләштеләр.

– Замана баласы киң мәгълүмати киңлектә яши. Бу вәзгыятьнең моннан 10 ел элек булганы белән бер дә чагыштырып булмый. Әгәр элек ата-аналар тарафыннан баланы контрольдә тотып булса, хәзер исә дәүләт тарафыннан көйләү кирәк. Бала еш кына интернеттан агрессив мәгълүмат ала. Бүген без шушы мәсьәләгә кагылышлы законнарның ничек тормышка ашырылуын караячакбыз, – дип белдерде журналистларга Балалар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина.

Чарага Татарстан районнарының һәрберсеннән катнашучылар җыелган. Чөнки бу проблеманы уртага салып хәл итәргә кирәк. Кайбыч районыннан балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау район комиссиясе рәисе Ф.Ш. Бикбова, комиссиянең җаваплы секретаре Нафикова Г. Х., Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе Л.Л. Гарипова, Олы Кайыч урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International