29 майда Татарстанда елдагыча «Каравон» рус фольклор фестивале узды

2016 елның 31 мае, сишәмбе

29 майда Татарстанда елдагыча «Каравон» рус фольклор фестивале узды. Республика күләмендә Лаеш районының Никольское авылында 24нче тапкыр оештырылса да, бу бәйрәмнең инде 400 еллык тарихы бар. Казанга терәлеп диярлек торган Лаеш районының брендына әверелгән «Каравон» бәйрәменә быел рус халык җырларын, биюләрен башкарырга Татарстанның егермеләп шәһәр һәм районыннан, Мәскәү, Ижау, Екатеринбург, Пермь, Омск якларыннан 150гә якын коллектив җыелды. Бәйрәмне тамаша кылырга Казаннан, Лаеш һәм күрше районнардан да бик күп милләт вәкилләре килде.

Кайбыч районыннан бу фестивальда Колангы станциясе поселогыннан «Радуга» һәм Ульянково авылыннан “Рябинушка” коллективлары катнаштылар. “Радуга” коллективы кече сәхнәләрнең берендә уңышлы чыгыш ясады. Тамашачылар аларны җылы кабул иттеләр. Бу коллектив фестивальнең мәхсүс дипломы белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International