Бүген район башлыгы А.Рәхмәтуллин авыл җирлекләре башлыклары һәм оешма җитәкчеләре катнашында киңәшмә үткәрде. Киңәшмә барышында алдагы атналарга бурычлар билгеләнде. Хокук саклау, сәламәтлек саклау органнары, мәгариф бүлеге җитәкчеләре чыгыш ясады. Төп максат итеп милли бәйрәм-Сабан туен, район үзәгендә һәм авылларда оешкан төстә үткәрү дип билгеләнде. Шулай ук яфрак азыгы җитештерү дә игътибар үзәгенә куелды.