Мордовия Республикасының Лямбир районында Сабан туе үтте. Татарстан Хөкүмәтенең Карары нигезендә, Татарстан делегациясе исеменнән Кайбыч муниципаль районы делегациясе аны үткәрүдә ярдәм итте. Котлау сүзе белән Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин чыкты. Кайбыч районы вәкилләре чыгышын да биредә бик яратып тамаша кылдылар.