25 майда мәктәпләрдә районыбызның чыгарылыш сыйныф укучылары өчен “Соңгы кыңгырау” бәйрәме узды. Соңгы кыңгырау ул – мәктәпне тәмамлап, олы тормышка юл алу дигән сүз. Район урта мәктәпләрен 98 унберенче сыйныф, 163 тугызынчы сыйныф укучылары тәмамлый. чыгарылыш сыйныф укучыларын котларга район җитәкчеләре килгән иде. Алар барлык унберенче сыйныф укучыларын, укытучыларны, әти-әниләрне бәйрәм белән котладылар!