“Радуга” фольклор ансамбле “Каравон” бәйрәмендә катнашачак

2016 елның 27 мае, җомга

Бу атнаның якшәмбесендә Лаеш районында үзенчәлекле рус фольклор бәйрәме –Каравон уза. Бу бәйрәмдә Колангыдан “Радуга” фольклор ансамбле да чыгыш ясаячак.

 Лаеш районының Рус Никольское авылында “Никола вешний” көнен билгеләп үтү бәйрәме буларак барлыкка килгән “Каравон” хәзер рус фольклоры бәйрәменә әйләнде. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән җыелалар, халык осталары кул эшләрен тәкъдим итә, җыр-биюләр тынып тормый.  Татарның Сабантуе, керәшеннәрнең Питрауы, русларның “Каравон” бәйрәмендә уртаклыклар күп. Өчесе дә ерак гасырларга барып тоташучы, халыкның гореф-гадәтләрен үз эченә алган бәйрәм. “Каравон” күпмилләтле Татарстан халкының рухи тормышында зур урын алып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International