Кайбычта "Өченче буын" республика Спартакиада ярышлары старт алды.

2016 елның 25 мае, чәршәмбе

24 майда Кайбыч пенсионерлары арасында “Өченче буын” респблика Спартакиадасының муниципаль сайлап алу этабы старт алды. Анда барлыгы 10 авыл җирлегеннән өлкән кешеләр катнашты.  Чараны ачуда район башкарма урынбасары Р.Хаялиев һәм пенсия фондының райондагы бүлек башлыгы Гөлчәчәк Зиннурова катнашты.

-Һәр кешенең тормышында спорт мөһим урынны алып торырга тиеш, аеруча өлкәннәр турында сүз алып барганда. Үз тормышыңны олыгайгач та файдалы итеп алып барырга һәм үзгәртергә мөмкин. Әлбәттә, мондый чаралар  традицион төс алып, анда тагын да күбрәк өлкәннәребез катнашса, бик әйбәт булыр иде,-диде район башлыгы урынбасары Рәмис Хаялиев. Спортчыларның бәйрәм дәвамында күзләре ялкынланып, әледән-әле җиңүгә омтылыш хисләре ташып торды. Шулай булмый мөмкин дә түгел, кайбер нәтиҗәләрне барлаганнан соң, аларга хәтта яшьләр дә кызыгырлык иде. Өлкән буын вәкилләре үзләренә игътибар булуга шатланалар һәм нигә дә булса сәләтле булуларын күрсәтергә тырышалар.  Бу бик тә әйбәт, чөнки кешенең рухи омтылышы көчле икән, аның яшәргә  теләге бар һәм картаерга вакыты да калмый. Ярыш нәтиҗәләре буенча, җиңүчеләр дипломнар һәм бүләкләр белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International