24 майда ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова эш визиты белән Кайбыч районында булды. Визит барышында аны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Кайбыч районының социаль оешмалары белән таныштырды. Министр Федоровскоедагы Картлар һәм инвалидлар интернат-йортында булды. Алга таба министр һәм район башлыгы социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләр белән очрашу уздырды. Ахырда Эльмира Зарипова гражданнарны кабул итте. Министр кабул итү барышында гражданнар тарафыннан яңгыраган сорауларга җавап кайтарды. Барлык мөрәҗәгать иткәннәргә борчыган сораулары буенча аңлатмалар бирелде.