Кайбычлылар алдан тавыш бирү көнендә активлык күрсәтте

2016 елның 22 мае, якшәмбе

Алдан хәбәр иткәнчә, бүген праймериз – җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниясе Дәүләт Думасы депутатлыгына «Единая Россия» партиясенән алга таба кандидатлар чыгару өчен алдан тавыш бирү бара. Райондашларыбыз бик теләп үз бурычларын үтәү өчен алдан тавыш бирү участокларына юнәлде. Республика буенча 560 сайлау учатогы эшли. Аларның алтысы Кайбыч районы территориясендә урнашкан. Авыл җирлекләрендә исә, сайлау участокларына халыкны китерү  автотранспорт белән тәэмин ителә. Шулай ук, күңел күтәренкелеге өстәп музыка җырлый,концерт номерлары да  әзерләнгән. Кичке сәгать сигезгә 2151 кеше үзенең тавышын бирде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International