“Күңеле тулы гөл”

2016 елның 20 мае, җомга

20 нче май көнне  “Ак калфак” оешмасы әгъзалары    Кошман мәдәният йортында язучы Гөлсинә Галимуллина Һәм Шагыйрә Гөлүсә Шаһбан белән “Күңеле тулы гөл” дип исемләнгән очрашу уздырдылар. Очрашуга журналист Гөлсинә Наил кызының һәм Гөлүсә Шаһбанның иҗатын белгән, хөрмәт иткән, китаплары белән кызыксынучы укучылар җыелган иде. Кичәне “Кайбыч таңнары” журналисты Раилә Хәялиева  һәм Кошман авылы китапханәчесе Гөлия Сафиуллина, мәктәп укучылары башкаруында җырлар,  кызыклы сораулар белән үреп алып бардылар. Гөлсинә Галимуллина барлык сорауларга бик теләп җавап бирде, әсәрләренең язылу тарихын, истәлекле вакыйгалар сөйләде. Гөлсинә ханымның “Мәхәббәт аланы”,  “Ак бураннар аша”, “Күгәрчен оя корганда”, ”Ефәк кулъяулык”, ”Карлы миләш тәме”, ”Томанлы төн”, “Җиләкле тау сере” , шулай ук Җәлил хәзрәт тормышына багышланган “Бәхет ачкычы”  исемле китаплары укучыларга тәкъдим ителде. Укучыларга, китап сөючеләргә авторның китапларыннан күргәзмә, үзе һәм иҗаты турында мәгълүмат бирүче презентация күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International