Кайбыч егетләре солдат булырга җыена

2016 елның 20 мае, җомга

Шундый очрашу 18 майда район Советы бинасының утырышлар залында үтте. Быел язгы чакырылышта районнан 20 егет армия сафларына китәчәк. Аларны сәламләп район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Апас һәм Кайбыч районы хәрби комиссары Илшат Паймурзин, отставкадагы майор Илһам Хөснуллин чыгыш ясады. "Армия – ул тормыш мәктәбе, аны 18 яше тулган һәр ир-егет үтергә тиеш. Бары тик армия хезмәте генә, бер үк вакытта үзоешма, авыр тормыш хәленнән чыгу юлын таба белү кебек сыйфатларны үзләштереп, солдатлар дуслыгы, үзара ярдәм кебек ихлас кыйммәтләрне аңларга һәм бәяләргә өйрәтә, – дип саный район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин. Булачак солдатлар һәм аларның ата-аналары өчен район мәдәният йорты үзешчән артистларыбыз үзләренең чыгышларын багышладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International