21 май – Галия Кайбицкаяның туган көне

2016 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

1906 елның 21 нче маенда, моннан нәкъ 110 ел элек Казахстанның Җаек шәһәрендә, якташыбыз Мотыйгулла хәзрәт гаиләсендә татар халкының сандугачы, опера сәхнәсе йолдызы Галия Төхватуллина дөньяга аваз сала. 17 яшенә кадәр әти- әнисе канаты астында тәрбияләнә Галия. Театр сәнгатен, шигъриятне, җыр – моңны бик ярата. Кечкенәдән актриса булырга хыяллана. 1923 нче елны абыйсы Әдһәм һәм апасы Әминә белән Казанга юл тоталар. Галия Казан театр техникумына укырга керә. Шул вакытта бабасы Төхвәтулла һәм әтисенең туган ягы Кече Кайбыч хөрмәтенә Галия “Кайбицкая” фамилиясен ала. Шушы елларда театрда эшли башлый, 1925 нче елда музыка училищесына укырга керә.  

    1923 нче елдан 1934 енче елга кадәр Г. Камал исемендәге Татар академия театры артисткасы, 1934 елдан 1958 нче елга кадәр Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры солисткасы була. Лаеклы ялга чыкканчы опера театры җырчысы, татар композиторларының hәрбер яңа язылып барган әсәрләрендә баш образларны башкара Галия Кайбицкая.

     Галия Кайбицкая безнең арабыздан 1993 нче елның 16 нчы маенда мәңгелеккә китеп бара.

    Галия Кайбицкая исемендәге музейда 19 нчы майдан 27 нче майга кадәр Галия апаның юбилеена, аның иҗатына һәм тормыш юлына багышланган төрле чаралар үтәчәк.

    Иске Тәрбит укучылары бүген беренчеләрдән булып Галия Кайбицкаяның тормыш һәм иҗат юлына багышланган чарада катнаштылар, Галия апаның оныгы Ильяс Айдаров бүләк иткән, картиналар, фоторәсемнәр аларга аеруча ошады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International