Кайбыч районында “Кайнар йөрәкләр” яшь янгын сүндерүчеләр дружиналары смотр-бәйгесенең муниципаль этабы үтте

2016 елның 18 мае, чәршәмбе

Бәйгедә алты мәктәп командасы катнашты: Чүтидән «РЭМС», Иске Тәрбиттән «Ялкын», Хуҗа Хәсәннән «Огонек», Олы Подберезьеның «01», Колаңгының «Очкын» һәм Федоровскоеның «Ялкын» дружинасы. Алар бәйгенең республика этабында катнашу өчен ярышты.Составында Кайбыч янгын сүндерү часте начальнигы Дамир Ибраһимов һәм аның хезмәттәшләре булган жюри яшь янгын сүндерүчеләрнең белемнәрен һәм күнекмәләрен объектив бәяләде. Призлы урын яулаган командалар димлом һәм брошюралар белән бүләкләнде. Федоровское мәктәбенең җиңү яулаган “Ялкын” дружинасы Бөтенроссия яшь янгын сүндерүчеләр бәйгесенең республика этабында катнашу хокукына ия булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International