“Ак калфак”ның Кошман авылы бүлеге активистлары оешманың Яшел Үзәндә үткән күчмә утырышында катнашты

2016 елның 18 мае, чәршәмбе

Бу көннәрдә “Ак калфак”ның Кошман авылы бүлеге активистлары – Лилия Сафина, Гүзәлия Саттарова, Гөлшаһидә Сабирова оешманың Яшел Үзәндә үткән күчмә утырышында һәм “Иделаръягы мәшһүр шәхесләре эзеннән” дип исемләнгән сәяхәт-маршрутында катнашып кайтты. Аларның маршруты колачлы иде: Исак авылындагы ачык һавадагы музей-комплекс, Ачасыр, Кече Шырдан, Норлат һәм Акъегет авылларында булдылар, мәгърифәтче Каюм Насыйри һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Районыбызның актив хатын-кызларын “Ак калфак” оешмасында берләшергә, бергәләп эшләргә дәшеп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International