СПИД ка каршы көрәш көне уңаеннан Кайбыч районында профилактик чара узды.

2016 елның 17 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасында, гомумән Россиядә балаларның сәламәтлегенә куркыныч тудыручы сәбәпләр арта бара. Шуларның кайберләре: балалар арасында  тәмәке һәм алкогольгә бәйлелек арту, наркотик куллану, СПИД таралу, юл-транспорт фаҗигаләренең артуы, дөрес тукланмау, яшьләрнең иртә җенси мөнәсәбәткә кереп төрле чирләр йоктыруы, аз хәрәкәтлек.

    Бу проблемаларны ата-аналар, укытучы-тәрбиячеләр, психологлар, врачлар, ГИБДД инспекторлары бергә кулга-кул тотынып эшләгәндә генә чишәргә, балаларга ярдәм итәргә мөмкин. Бөтендөнья СПИД ка каршы көрәш көнен үткәрүгә багышланган чаралар кысаларында быел республика күләмендә массакүләм акцияләр, ачык дәресләр, ВИЧ-инфекцияне профилактикалау буенча видеолекторияләр, сәламәт тормыш рәвешен алга сөрү буенча хәрбер мәдәният йортларында төрле чаралар уздырыла. Арыслан авылы клубында да укучы балалар белән бу темага әңгәмә булды. ВИЧ-инфекцияне профилактикалау буенча һәм сәламәт тормыш рәвешен алга сөрү буенча төрле лекцияләр узды, кара-каршы сөйләшүләр дә оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International