21 май шимбә көнне Республикабызның Болгар шәһәрендә "Болгар" җыены оештырылачак. Әлеге чарада катнашырга теләгән райондашларыбызны 20 майга кадәр 21334, 21340 номерларына шалтыратып автобуска урыннар алып куярга чакырабыз. Соңгы елларда Болгар шәһәрендә зур үзгәрешләр һәм яңа биналар салынды. Әммә бу елгы җыен аеруча тантаналы, чөнки быел Болгар шәһәрендә дин галимнәрен әзерли торган Академия бинасы төзеләчәк. Барлык райондашларыбызны әлеге чарада катнашырга чакырып калабыз.