Афанасьевка егете Мәскәүдә Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан узачак парадта катнашачак

2016 елның 8 мае, якшәмбе

Әле шушы көннәрдә генә ул хезмәт иткән хәрби часть командиры, полковник Андрей Колесниковтан Илнурның әти-әнисенә хат килеп төште: 

“Хөрмәтле Гөлнур Рәшитовна һәм Илдус Мирзатҗанович!”, –диелә әлеге хатта. – «Сезнең улыгыз, рядовой Илнур Сәлахиевның хәрби частьтәге иң яхшы солдатларның берсе булуы турында зур горурлык хисләре белән хәбәр итәм. Илнурга совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 71 еллыгына багышлап Мәскәү шәһәрендә Кызыл мәйданда узачак хәрби парадта катнашу хокукы бирелде”. 

Россия Кораллы Көчләре сафларында намус белән хезмәт итүче уллары өчен әти-­әнисе бик шатлана. Әтисе Илдус район үзәк сырхауханәсенең ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү машинасында эшли, Гөлнур ханым хирургия бүлегендә шәфкать туташы. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International