Кайбыч районы мөхтәсибәтендә барлык авыл мәхәлләләрендә укып йөрүче балалар өчен Коръән бәйгесе, ислам дине буенча викторина, азан бәйегесе һәм мүгәлләим сәни китабын тизлеккә уку буенча сынаулар үткәрелде. Әлеге бәйрәмдә 10 мәхәлләдән 70 укучы бала катнашты. Чара барышында балалар бәйгеләрдә бик теләп һәм яратып катнаштылар. Призлы ураннарга эләгә алмаган балалар өчен тиз җавап һәм бүләк формасында сынау да оештырылды. Балаларның чыгышларына бәя бирү өчен Буа районы мөхтәсибәтеннән Илмир хәзрәт һәм Коръән хафиз Ильяс хәзрәт килде. Кайбыч районы мөхтәсибәте әлеге чараны оештыруга ярдәм күрсәткән "Ислам мәдәнияте мәгарифе һәм фәне" фондына, якташыбыз Дамир хәзрәт Гыйззатуллинга, Ак барс агрофирмасының 3 филиалы рәисе Осипов Юрий Григориевичка һәм Кайбыч районы жыр һәм сәнгать мәктәбенең җитәкчелегенә һәм хезмәткәрләренә, олы рәхмәтләрен белдерә.