Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры бинасында Бөек Җинүнең 71 еллыгына багышланган тантаналы чара узачак. Бу чарада Татарстан Республикасы Президента Р.Н. Минниханов катнашачак. Кайбыч районнынан да делегация бара. Делегация составында район Башлыгы А.И. Рәхмәтуллин, шулай ук сугыш ветераннары: Г.С. Каюмов Олы Кайбыч авылыннан, Г.З. Хамидуллин Иске Чәчкаб авылыннан, А.К. Калимуллина Олы Кайбыч авылыннан, К.А. Томлеев Мәлки авылыннан.