Район басулары техника гөрелтесенә күмелгән. Эш темпы да кызганнан- кыза бара. Язның иртә килүе, игенчеләрдән җирдәге дымны саклап калу хәстәрен күрергә, уҗымнарны вакытында тукландырырга, шул ук вакытта чәчү эшләрен тиз һәм югары сыйфат белән башкаруны таләп итә. 6 май көнне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, уҗымнарны тукландыру, күпьеллык үләннәрне ашландыру төгәлләнгән. Кайбыч районында чәчүлек җирләренең яртысында инде чәчү эшләре башкарылган. “Яңа юл” һәм “Кайбицыагрохимсервис” хуҗалыкларында чәчү эшләре төгәлләнгән. Бүгенге көндә 1700 гектар борчак, бу 91 процент тәшкил итә, 3400 гектар арпа, бу 88% тәшкил итә, шикәр чөгендере – 1800 гектар (61%) чәчелгән. Һава шартлары чәчү эшләрен кыска вакыт эчендә тәмамларга мөмкинлек бирә. Бүген басулардагы барлык эшләр дә диярлек киң колач белән алып барыла.