Бүген оешма хезмәткәрәләре Олы Кайбыч авылының үзәк урамнарында 6 меңнән артык төрле сорттагы чәчәкләр утырттылар. Юл буйларында, биналар янында клумбалар барлыкка килде. Әйдәгез, яшәгән урыныбызны чәчәкләр белән бизик. Торак пунктның чиста булуы, шулай ук чәчәкләргә күмелүе – бу аның визит карточкасы бит!