Бүген Кайбыч өлкәннәр һәм инвалидлар йортында бәйрәм концерты булды. Бу концерт Бөек Ватан сугышында Җиңү Көненә багышланган иде. Бу йортта яшәүче өлкәннәребезгә үзләренең җырларын һәм биюләрен Лобачевский исемендәге лицей укучылары бүләк итте. Татарстан Республикасы Дәүләт советы депутаты И. Р. Гафуров исеменнән азык-төлек пакетлары һәм сувенирлар таратылды. Тантаналы чарада Кайбыч муниципаль район башлыгы А. И. Рәхмәтуллин да катнашты. Альберт Ильгизарович өлкәннәребезне бөек Җиңү бәйрәме белән котлады һәм үзенең җылы теләкләрен җиткерде.