Олы Кайбыч авылының үзәк мәчетенә төзекләндерү көтелә

2016 елның 4 мае, чәршәмбе

23 апрель көнне Олы Кайбыч авылының үзәк мәчетендә районыбызның хакимият башлыгы Рахматуллин Альберт Илгизәр улы, һәм шәһси эшмәкәрләр, авыл халкы олы киңәшмәгә җыелдылар. Әлеге киңәшмәнең төп сәбәбе Олы Кайбыч авылы мәчетен төзекләндерү һәм заманча кыяфәткә китерү иде. Киңәшмә барышында авылыбызның һәм районыбызның асыл егетләре инде күптәннән мәчетне төзекләндерү мәсәләсенә борчылып йөргәннәрен белдерделәр, киңәшмә барышында үзләренең фикерләре белән дә бүлештеләр һәм төрле тәкъдимнәр дә ясадылар. Район башлыгы  Альберт Илгизәр улы да әлеге эшне бергәләшеп тиз арада оештырып алырга кирәклеген белдерде. Район мөхтәсибе Дамир хәзрәт тә авылдашларга түбәндәге хат белән мөраҗәгать итте.

     Туксанынчы елларда дәүләтебез тарафыннан дин иреге бирелгәч, халкыбыз җиң сызганып дистәләрчә еллар дәвамында җимерелүлгә дучар булган мәчетләрне, мәдрәсәләрне төзекләндерә һәм яңа мәчет, мәдрәсә биналары сала башлады. Безнең Олы Кайбычыбызда да дин юлында булган бабайларыбыз тырышлыгы,  район хакимияте һәм халык ярдәме белән 1994 нче елда мәчет салынды. Заманына күрә мәчетебез бик күркәм һәм олы бина булып килә күрде. Әммә вакыт һич тә урынында тормый, көн дә алга таба омтыла. Яңадан яңа биналар, зур-зур мәчетләр, мәдрәсләр корыла безнең ватаныбызда. Соңгы вакытларда районыбызда да зур, уңайлы, матур биналар корылды. Динебезне, гореф гадәтләребезне, телебезне, иманыбызны саклауда зур урын алган мәчет биналарын  төзекләндерү бурычы алдыбызга килеп басты. Мәчет, мәдрәсләр салу, аларны төзекләндерү динебездә савабы бетми торган иң олы гамәлләр булып тора.

      Хөрмәтле мөселман кардәшебез!

      Без сезне Олы Кайбыч авылы мәчетен төзекләндерүдә үз өлешегезне кертеп, районыбыз тарихында һәм гәмәл дәфтәрләребездә язылып, мәңге бетми торган изге эштә катнашырга чакырабыз.    

     

Безнең реквизитлар:

Местная мусульманская религиозная организация - Мухтасибат Кайбицкого района Централизованной религиозной организации

-Духовного Управления Мусульман Республики Татарстан.

Банк:  ПАО «АК БАРС» БАНК  Г.  КАЗАНЬ

Р/С 40703810701150000103      ИНН 1621001288

Данные Банка: Бик 049205805   К/С 30101810000000000805

ИНН 1653001805  КПП 162105001 ОГРН 1021600000124.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International