Хөрмәтле райондашлар!
Сезне чын күңелемнән Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм!
Әлеге бәйрәм тормышчанлык белән сугарылган, ул тынычлык, табигатьнең уяну символы булып тора. Яз – ул яңарыш, киләчәккә өмет, яңа проектларны тормышка ашыру чоры. Хезмәт – кеше тормышының нигезе, иҗади хезмәте, иминлеге һәм уңышы.
1 майда без районыбыз иминлеге хакына армый-талмый хезмәт итүчеләрне хөрмәтлибез. Аерым рәхмәт сүзләрен тормыш тәҗрибәләре һәм традицияләре белән яшь буынга эшләренә иҗади һәм җаваплы карарга ярдәм иткән ветераннарга җиткерәм. Ветераннар тәҗрибәсе, яшьләр энергиясе районның киләчәктәге үсешенең нигезе булып тора.
Хөрмәтле райондашлар! Әлеге бәйрәм оптимистик рух, үз көчегезгә ышаныч тудырсын, планнарыгыз һәм хыялларыгыз тормышка ашсын. Күк йөзебез аяз, тыныч, хезмәтебез нәтиҗәле булсын! Сезгә бәхет, сәламәтлек һәм иминлек телим!
А.И. Рәхмәтуллин, Кайбыч муниципаль район башлыгы