28 апрель көнне район мәдәният йорты хезмәткәрләре Олы Урсак авылында май бәйрәмнәренә багышланган “Җырлашып яшик дуслар” исемле концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Тамашачылар үзешчән артистларыбызны җылы кабул иттеләр. Төрле тематикалы җырлар яңгырады, дәртле биюләр башкарылды. Олы Урсак авыл җирлеге башлыгы Габбас Зиннатуллин чыгыш ясаучыларга авыл халкы исеменнән рәхмәтен белдерде.