Олы Кайбыч мәктәбе укучылары елга-күл буйларын җыештыру буенча өмәгә чыкты

2016 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

Кайбычта санитар-экологик чистарту икеайлыгы дәвам итә. Эш атнасының беренче көнендә Олы Кайбыч мәктәбе укучылары өмәгә чыкты. Укытучылары белән бергә алар Сабантуй мәйданын, паркны һәм Бәрле елгасы буйларын җыештырды. Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев та укучылар янында иде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International