Бүген ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республиканың Кайбыч районында булды. Биредә ул язгы кыр эшләре барышы белән танышты. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән бергә вертолеттан кырларны карагач, министр агрофирма, хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары белән аралашты. Районда кыр эшләре барышына югары бәя бирде.