23 нче апрель көнне “Татарстан музейлар язы – 2016” акциясе кысаларында Галия Кайбицкая исемендәге музейда “Укучының мәдәни көндәлеге” проекты буенча “Иң мәдәни сыйныф” - дип аталган чара үткәрелде. Чарада Олы Кайбыч урта гомуми белем бирү мәктәбенең 4А һәм 4Б сыйныфлары, Багай башлангыч белем бирү мәктәбенең 4 нче сыйныф укучылары, укытучылар, ата-аналар катнашты. Ике өлештән торган бу чараның беренче өлешендә укучылар нинди мәдәни чараларда катнашканнар, районыбызның, республикабызның кайсы мәдәният оешмаларында булганнары турында таныштырдылар. Икенче өлешендә музей эшчәннәре кунакларны районыбызның тарихи-истәлекле урыннары белән виртуаль төстә таныштырдылар. Алар үзләренә районыбыз турында бик күп мәгълүмат тупладылар. Чарада катнашкан сыйныфларның барысынада дипломнар тапшырылды.