2016 нчы елның 25 нче апрелендә Казанда “Габдулла Тукай һәм төрки дөнья” дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрелде.
Конференцияне оештыручылар: Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, халыкара төрки академиясе (Астана, Казахстан), Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы мәгариф министрлыгы, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты.
Татарстан Фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Салахов конференцияне ачып җибәрде. Конференция эшендә шулай ук Казахстан, Азербайҗан, Дагыстан, Төркмәнстан, Башкортстан, Чуваш һ.б. фәнни оешмалары хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы дәүләт органнары, югары уку йортлары, язучылар берлеге, матбугат чаралары вәкилләре катнашты.
Габдулла Тукайның 130 еллыгына түбәндәге китаплар әзерләп бастырылган:
Бу чарада Галия Кайбицкая исемендәге музей директоры Эльмира Сафина да катнашты. Эльмира Сафинаның Габдулла Тукай һәм төрки дөнья дип аталган, шагыйрьнең тууына 130 ел тулуга багышланган җыентыкка “Тукайның остазы – Мотыйгулла Төхвәтуллин” дип аталган мәкаләсе дә кертелде. Бу зур күләмдәге җыентык һәм башка китаплар Галия Кайбицкая музеена бүләк ителде. Иң зур бүләкне Казахстан якларыннан Уральск шәһәрендәге Габдулла Тукай музеенда 2006 нчы елдан 2014 нче елга кадәр музей җитәкчесе булып эшләгән Марат абый Багаутдинов тапшырды. Бүләкләр: Галия Кайбицкаяның Уральск шәһәрендә булган соңгы фоторәсемнәре һәм 1923 нче елгы афишалар.
Конференциядә чыгыш ясаган һәркемне сертификат белән бүләкләделәр.