А.И. Рәхмәтуллинның Кайбыч районы оешуга 25 ел булу уңаеннан бәйрәм котлавы

2016 елның 18 апреле, дүшәмбе

Хөрмәтле кайбычлылар! Кадерле якташлар!

Кайбыч муниципаль районы тормышында зур вакыйга – ул төзелүнең 25 еллыгы белән ихлас котлауларны кабул итегез.

Кайбыч районы үзенең тарихы белән бай, аның язмышы Татарстан   тормышы белән тыгыз үрелеп бара. Чирек гасыр эчендә кайбычлыларның – тәҗрибәле җитәкчеләр кул астында эшләүче предприятие эшчеләре һәм авыл хезмәтчәннәренең уртак тырышлыгы белән авыллар тотрыклы үсүче районга әйләнде.

Районның хәзерге “портреты” уртак тырышлык: картларның яхшы киңәшләре, яшьләрнең тынгысыз дәрте, тәҗрибәле осталарның хезмәт уңышлары, балаларыбызның талантлары белән булдырыла. Капиталь ремонтланган мәктәпләр, балалар бакчалары, авыл клублары, төзелгән спорт мәйданчыклары, фельдшер-акушерлык пунктлары,  күп функцияле үзәкләр, сафка бастырылган ярымябык каток, “Салават күпере”спорт сәламәтләндерү комплексы, салынган асфаль юллар, яңа йортлар – болар барысы да ихтирамга лаек һәм ипле актив тормышыбыз нәтиҗәсе. Оста куллары һәм битараф булмаган йөрәкләре белән тормышны матурайтучы кешеләр  туган җир елъязмасын  тудыралар һәм Кайбыч районының ышанычлы киләчәге өчен дәлил булып хезмәт  итәләр.

Кадерле кайбычлылар,  сезгә чын күңелдән  туган ягыбызның төп мирасын – тарихыбызны һәм традицияләребезне, күп милләтле дуслык һәм тынычлыкны күз карасыдай саклавыбызны һәм буыннан-буынга тапшыруыбызны телим. Сезгә нык сәламәтлек, энергияле эш көннәре һәм шатлыклы бәйрәмнәр, хезмәттә зур уңышлар телим.

А.И. Рәхмәтуллин, Кайбыч муниципаль район башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International