”Авыл Денс” бию төркеме Казан шәһәрендә узган ” Созвездие- Йолдызлык” фестиваленең Республика турларында катнашып, 23 апрель көнне Пирамида кунел ачу үзәгендә узачак Гала концертта чыгыш ясау шатлыгына ирештеләр.Бер ел дәвамында яңа оешкан коллектив өчен бу бик зур уңыш. "Хореография төшенчәсен аңламаган, сәхнәгә беренче адымнарын ясаган балаларның куелган тырышлыкларына тиешенчә бәя бирергә кирәк.Безнең балаларның барысы да сәлатле, бары тик ул сәлатне курә белеп югары дәрәҗәдә хезмәт куеп, үстерә белү кирәк",- дип уйлый район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рамилә Аблязова.