Бүген, 11 апрель көнне, район оешма-предприятиеләре, учреждениеләре җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында эшлекле киңәшмә узды. Аның барышында муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин көн кадагындагы иң мөһим мәсьәләләргә тукталды. Россия эчке эшләр министрлыгының Кайбыч районы бүлеге Р. Г. Хуҗин һәм мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Р. С. Зиннәтуллин, баш табиб Г.М. Магомедов чыгыш ясадылар. Район башлыгы язгы ташу чорында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм район халкын, хуҗалык һәм торак объектларын, гидротехник корылмаларны, юллар һәм күперләрне саклауга зур игътибар бирүне сорады. Шулай ук ул территорияләрне санитар чистарту эшләре барышына аерым тукталды