Татарстан республикасының ачык региональ чемпионаты (Worldskills Russia)

2016 елның 8 апреле, җомга

7 апрель “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә “Яшь профессионаллар” (Worldskills Russia) региональ чемпионатының ачылу тантанасы булып узды. Ул  7 нче апрельдән 9 нчы апрельгә кадәр дәвам итә. Чемпионат кысаларында 454 конкурсант, шул исәптән Россия Федерациясенең 17 субъектыннан 100 конкурсант 56 һөнәр буенча көч сынашачаклар. Аларның осталыкларын Татарстаннан  380, Россия Федерациясенең 17 субъектыннан 73 эксперт бәяләячәк. Татарстанда JUNIORSKILLS бәйгесендә Кайбыч районының Олы Кайбыч урта мәктәбеннән Багавиев Ильфат (җитәкчесе Шоркина А.А.) һәм Булатов Ильшат (Җитәкчесе Багавеева Н.А.) катнаша. Шулай ук “Мин  - мастер” республика конкурсында Кайбыч районыннан Лобурь Лаура (җитәкчесе Бартязова С.А. –Хуҗа Хәсән урта мәктәбенең технология укытучысы) һәм Волков Сергей (җитәкчесе Волков Н.Г. Федоровск урта мәктәбенең технология укытучысы) катнаша. Аларга уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International