7 нче апрель район мәктәпләрендә” Хезмәткә һәм оборонага әзер” исемле Бөтенроссия акциясе узды. Әлеге акция Бөтенроссия сәламәтлек көненә багышланган. Физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү укучыларның сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруда, аларның сәламәтлеген ныгытуда бик зур роль уйный, яшьләр арасында наркоманлык, эчкечелек, тәмәке тарту һәм хокук тәртибен бозуларга каршы көрәшергә ярдәм итә.