Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиленең боерыгы белән муниципаль районнарда җәмәгать ярдәмчеләренең яңа составы расланды. Кайбыч районында Бәрлебашы төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Лазарев Сергей Владимирович билгеләнде. Халыкны кабул итү администрация бинасында алып барылычак. Адрес һәм вакыты: Олы Кайбыч авылы, Кояшлы бульвар, 7 йорт (1 кат), сишәмбе сәгать 9.00 дан 14.00 – гә кадәр.