3 апрельдә Кайбыч районы мөхтәсибәтендә “Салават күпере” спорткомплексында авыл мәхәлләләренең якшәмбе мәктәпләрендә укып йөрүче кызлар арасында суда йөзү ярышы оештырылды. Әлеге чарага районның дүрт мәхәлләсеннән балалар килде, ярыш ике өлештән торды, беренче өлештә дүрт кеше катнашында эстафета булды. Ә икенче өлеше 5-6 һәм 7-8 класс укучылары арасында 25 метрга шәхси беренчелеккә йөзү булды. Эстафета ярышында беренчлекне “Олы Кайбыч” авылы мәхәлләсе кызлары алды, икенче урынны “Борындык” авылы мәхәлләсе, өченче урынны “Югары Кошман” авылы мәхәлләсе кызлары алды. Шәхси беренчеләккә йөзү буенча 5-6 класслар арасында беренче һәм икенче урыннарны Олы Кайбыч авылыннан Гарифуллина Илнара Илнар кызы һәм Хамидуллина Зөхрә Илмас кызы яулады, өченче урынны Югары Кошман авылыннан Хикматуллина Кадерия Шамил кызы алды. 7-8 класслар арасында беренче урынны Олы Кайбыч авылыннан Җәләлиева Илвина Равил кызы, икенче һәм өченче урыннарны Борындык авылыннан Хөснетдинова Адилә Радик кызы һәм Хуҗина Фирүзә Ирек кызы яуладылар. Җиңү яулаучы һәм әлеге чарада катнашкан барлык балаларга да бүләккә бассейнда су коену өчен абонементлар һәм билетлар бирелде. Әлеге чара Татарстан Диния нәзарәте аша "Ислам мәдәнияте мәгарифе һәм фәне" фонды ярдәмендә оештырылды