Табигатьтә яз хөкемлек итә. Ел фасылларының һәрберсе диярлек безнең күңелләребездә үзенең ниндидер үзенчәлекле даталары, матур бәйрәмнәре, онытылмас вакыйгалары белән истә кала. Ә 2016 нчы ел - безнең районыбыз өчен бик истәлекле ел. Быел Кайбычның яңадан мөстәкыйльлек алуына 25, опера сәхнәсе йолдызы, якташыбыз ТАССРның халык артисткасы Галия Кайбицкаяның һәм бөек якташыбыз, композитор Латыйф Хәмидинең тууына 110 ел тула һәм башка үзенчәлекле даталар.
Татарстан музейларында менә инде 3 нче ел рәттән апрель аенда “Татарстан музейлары язы” – дигән акция үткәрелә. Бу акциягә 2014 нче елда старт бирелде. Галия Кайбицкая музее ике ел рәттән акциянең дипломатлары һәм быелда читтә калмыйбыз. Акциянең максаты музейлар арасындагы партнерлык тәҗрибәсен булдыру, музейга халыкны, яшь буынны һәм матбугат чараларын җәлеп итү.
Быел акция 21 нче апрельдән 26 нчы апрельгә кадәр үтәчәк. Акция кысаларында Галия Кайбицкая музеенда узачак чаралар:
Барлык райондашларыбызны, районыбыз мәктәпләрен “Татарстан – музейлары язы – 2016” акциясе кысаларында музеебызда көтеп калабыз. Катнашырга теләк белдерүчеләрдән 2016 нчы елның 15 нче апреленә кадәр музей дирекциясенә телефон яисә электронка аша заявкалар кабул итәбез. Барыгызныда бу күркәм мәдәни чараларда көтеп калабыз!
Эльмира Сафина,
музей директоры.