30 апрельдә район мәдәният йортында "Саудияр” фольклор ансамбле һәм “Ак җилкән” театр коллективы "Халык үзешчән коллективы" исемен алу өчен Татарстан Республикасы мәдәният Министрлыгының Республика халык иҗаты һәм мәдәни агарту эше буенча фәнни – методик үзәгенең сәнгать Советы алдында чыгыш ясадылар. Республика халык иҗаты һәм мәдәни агарту эше буенча фәнни – методик үзәгенең фәнни хезмәткәре Гатауллин Р. Х., әйдәп баручы белгече Чекмарева Т.С., драматург, актер, режиссер Сәгъдиев Р., сәнгать Советы әгъзалары, иҗади коллективларга югары бәя бирделәр. Риф Хобуллович: ” Кайбыч районы-халык фольклорының бишеге ул”- дип билегләп үтте. Алар коллективларга уңышлар һәм яңа иҗади казанышлар теләделәр.