Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов эшлекле визит белән Кайбыч районында булды. Ул районда терлекчелек тармагында эшләр торышы белән “Ак Барс Кайбыч” җәмгыятенең беренче, икенче, өченче филиалына караган Мөрәле, Багай, Хуҗа Хәсән бүлекчәләре фермаларында танышты. Аның белән бергә әлеге хуҗалыкларда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фиргать Басыйров та булды. Агымдагы елның гыйнвар аенда “Ак Барс” холдинг компаниясе үз кул астындагы барлык агрофирмалардагы сыерларны цех системасына күчергән. Ягъни раздой, җитештерү, ташлаткан сыерлар цехлары барлыкка килде. Һәр цехта үз төркеменә хас булган хәйваннарны ашату һәм хезмәт көрсәтү оештырыла.