23 мартта "Татавтодор" ААҖ Апас филиалының Кайбыч участогы базасында Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек итү идарәсенең баш дәүләт инженер-инспекторы Р.Р. Тимуршин махсус юл техникасын планлы техник күзәтү үткәрде. Тикшерүче тарафыннан түбәндәге мәсьәләләргә аерым игътибар бирелде: махсус техниканың техник торышы, аптечка, ут сүндерү чаралары, ремонт эшләрен бышкарган очракта юл билгеләре булу, куркынычсызлык техникасы таләпләрен саклау. Шулай ук предприятие эшчеләре белән авариясез эшләү мәсьәләсе буенча профилактик әңгәмә уздырылды