Яшьлек еллары авыр сугыш елларына турык илеп, хәзерге вакытта олуг юбилейларын билгеләп үтүчеләргә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путиннан котлау открыткалары районга еш килә. 27 мартта Олы Подберезье авылында яшәүче тыл хезмәткәре, сугыш инвалидының тол калган тормыш иптәше Мария Кузьминовна Калинчева да 90 яшьлек юбилее уңаеннан шундый тәбрикләүләр кабул итте.
Бу көнне юбилярны котларга туганнары, килене, оныкларыннан кала, район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров, Олы Подберезье авыл җирлеге башлыгы Федор Чекмарев, авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе Екатерина Елисеева, Олы Подберезье урта мәктәбе укытучысы Татьяна Малышева килгән иде.